Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәндә нишләргә?
Яңалыклар тасмасы

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәндә нишләргә?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен искәртә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртүенчә, пилотсыз аппаратлар һөҗүме вакытында бинаның иң түбән катына, подвал яки паркингка төшәргә кирәк. Әмма лифтлардан файдаланырга ярамый. 

Фатир эчендә калганда тәрәзәгә якын килмәскә, терәк стеналар арасында басып торырга кирәк. 

Беспилотниклар һөҗүме вакытында урамда калган очракта, кичекмәстән янәшәдәге бинага, җир асты кичүенә яки паркингка кереп, яшеренү зарур. Бу хакта тулырак - галереядәге рәсем-инструкцияләрдә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев