Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подсолнухи посёлогы тиздән газлы булачак?!

Бүген берьюлы берничә урамда газ торбалары сузыла.

Подсолнухи күпбалалы гаиләләр посёлогында эшләр кайный. Биредә җәй башыннан бирле газ торбалары сузалар. Инде 18 урам әзер. Тагын 12 урам калып бара. 

Газ торбаларын сузу эшләре буенча прораб Ильшат Мингазов әйтүенчә, посёлокта 2 бригада хезмәт куя, 4 техника эшкә җигелгән. Хәзерге вакытта газ торбаларын Сосновая, Җиңүнең 70 еллыгы һәм Виктор Цой урамнарына кертү белән мәшгуль алар. 
“Эшләрнең кайчан тәмамланачагы әлегә билгеле түгел. Әмма куелган максатларны үтәп барабыз”, - дип белдерде прораб. Бөтен урамнарга торбалар сузылып беткәч кенә “Газпром Трансгаз Казан” Подсолнухи посёлогын зәңгәр ягулыкка тоташтырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ