Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент татар теле укытучыларын җыеп нәрсә турында сөйләште?

ТР Президенты үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә.

27-29 июнь көннәрендә Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды үтте. Аның эшендә илебезнен 26 төбәгеннән 400 укытучы һәм жирле татар автономиясе вәкилләре катнашты. Алар арасында Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, идарәнең гомуми белем бирү бүлеге баш белгече Алена Абишева, 4нче мәктәп директоры Айрат Асаинов һәм 12нче мәктәпнең татар теле укытучысы Алсу Арсланова да бар иде. 

Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөреп, тәҗрибә тупладылар.  Панель дискуссияләрдә укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмаштылар.  

Съездның пленар утырышы 29 нчы июньдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

ТР Президенты үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. “Республикада туган телләрне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрле цифрлы инструментлар актив кертелә, белем бирү программалары эшләнә. Туган телгә мәхәббәтнең нигезе гаиләдә салына, шуңа да гаилә белән мәктәп арасындагы бәйләнешне тагын да арттырырга кирәк », – диде ул.  Шулай ук Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан алып барыла торган зур эшне дә билгеләп үтте. 

Соңрак, Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

фото: https://kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X