Шəhри Чаллы

Президентка соравыңны юлла!

7 июньдә Президент Владимир Путин туры эфирда ил халкы тарафыннан юлланган сорауларга җавап бирәчәк.

Бу чара Мәскәү вакыты белән көндезге 12дә башлана.
27 майдан русиялеләр Президентка үзләрен борчыган сорауларын юллый башлады. Сорауларны moskva-putinu.ru сайтына, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләренә, шулай ук 8-800-200-40-40 номерына смс аша җибәрергә була. Сораулар 7 июньдә туры эфир тәмамланганчы кабул ителә.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков билгеләвенчә, туры эфирда халык белән аралашу башка еллардагыдан аермалы булмакчы.
Владимир Путинның шулай туры эфирда ил халкының сорауларына җавап бирүе быел 16нчы тапкыр кабатлана.

 

http://kiziltan.ru/obchestvo/11904-prezidentka-soravyny-yulla.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: