Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура әтисе белән кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк

Яр Чаллы шәһәренең прокуратурасы әтисе белән аның балигъ булмаган кызы янып үлгән “Энергетик” бакчачылык ширкатен тикшерәчәк.

Бәхетсезлек булган урынга бүген шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелов һәм аның урынбасары Айдар Сәлимуллин чыктылар. 
Тикшерү бакчачылык ширкатендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә кагылачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр челтәрләре аппаратларын дөрес итеп сайламау булган. Янгын буенча тикшерү органнары хәзер процессуаль тикшерү уздыра. Аның барышы һәм нәтиҗәләре шулай ук прокуратурада контрольгә алынды.
Исегезгә төшерәбез, янгын турында хәбәр бүген төнлә килеп ирешә. “Энергетик” бакчачылык ширкатендә 4кә 6 метр булган бер катлы металл бытовка яна булып чыккан. Әлеге бытовканы бакча өе буларак кулланган булганнар. Әлеге өйдә әтисе белән аның ике кызы була. Нәтиҗәдә, янгын эчендә ике кеше вафат була, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Янгын сүндерүчеләре афәт килеп чыккан урынга килеп җиткәнче, бытовкадан үз көчләре белән 7 яшьлек кыз бала чыга ала. Аның тәне 15%ка янган була, кызны тиз арада шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. Кызчыкның 37 яшьлек әтисе һәм 12 яшьлек апасы янгын вакытында тереләй вафат булалар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига