Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттыру турында законга кул куйды

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк һәм яшәү минимумына туры киләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин 2019 ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 117 сумга арттыру турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк һәм яшәү минимумына туры киләчәк. Закон Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Минималь хезмәт хакы узган елның II кварталы өчен яшәү минимумына туры килергә тиеш дигән таләп 2017 елның ахырында ук кабул ителгән Федераль законда бар.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177800/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев