Райисполком тукталышы янындагы корылманы сүтәргә!
Яңалыклар тасмасы

Райисполком тукталышы янындагы корылманы сүтәргә!

ТР Югары суды шундый карар чыгарды.

Татарстан Югары суды эшмәкәр Дамир Бибишевның «Райисполком» тукталышы янындагы объектын үз белдеге белән төзелгән дип бәяләде һәм аны сүтәргә дигән карар чыгарды. Милекчегә 2026 елның 1 ноябренә кадәр үз хисабына әлеге корылманы сүтәргә һәм мәйданны элеккеге хәленә китерү бурычы йөкләнде. 
Әлеге карар, РФ Юстиция минитсрлыгы экспертизасы үткәрелү сәбәпле, туктылып торган суд эше яңартылганнан соң кабул ителде. 
Эксперт объектны март ае башында карап аның шәһәр төзелеше, җир төзелеше, эклогик һәм санитар-гигинеа нормалары буенча, шулай ук кешеләр торышы өчен куркынычлы булуы ягыннан тикшерде.
Эшне карау вакытына Чаллы судының карарлары бар иде: күргәзмә үзәге төзелешенә рөхсәт һәм башкарма комитет белән Бибишев арасындагы килешү  законсыз дип табылган... 
Күргәзмә үзәге төзелеше 2013-2018 елларда барды һәм аннары «туңдырылды». 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга-400 Төзелеш не законный Дамир Бибишев Югары суд

Нет комментариев