Район башлыклары тагын бүләк тарата
Яңалыклар тасмасы

Район башлыклары тагын бүләк тарата

Аны махсус хәрби операциядәге шәһәрдәшләрнең әниләре, хатыннары, гаиләләре алачак.

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләре, әти-әниләре, балалары шәһәр җитәкчеләренең даими кайгыртуын тоеп яши.

Бәйрәмнәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләсенә бүләкләр бирелә.

8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Бу эшне район башлыклары, территориаль-иҗтимагый совет рәисләре башкара.

Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов бу эшне башлап җибәрде. Ул гаиләләргә барып, хәлләрен белә, нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксына. Районда мэр бүләген 526 хатын-кыз алачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем

Нет комментариев