Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамазан аенда хәмер сатуга каршы пикетка Казан хакимияте рөхсәт бирмәгән

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Рамазан аенда хәмер сатуны тыярга чакырып Татарстан хөкүмәте бинасы каршында пикет уздыру турындагы белдерү хатын Казан җитәкчелеге килештермәгән.

Мэрия җавабында 14 май көнне бу урында башка чаралар узуы турында белдерелә һәм пикетны Тинчурин бакчасына күчерү тәкъдим ителә.
"Азатлык" активистлары әлеге пикетны дәүләт оешмалары биналары каршында уздыруның гына мәгънәсе бар дип саный.
Активистлар 14 май көнне ялгыз пикет оештырырга һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Рамазан аенда республикада хәмер сатуны тыюны сорап мөрәҗәгать итәргә җыена.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга 14 май көнне Ирек мәйданындагы хөкүмәт бинасы каршында Рамазан аенда хәмер сатуны тыярга чакырып пикет уздыру турында белдерү җибәргән иде.
"16 майдан барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башлана. Шушы пикет белән без Татарстан хөкүмәтеннән Рамазан ае вакытында кибетләрдә хәмер сатуны тыюны таләп итәбез", диде алар.

 

https://www.azatliq.org/a/29220966.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев