Рамил Хәлимов - яңа вазифада
Яңалыклар тасмасы

Рамил Хәлимов - яңа вазифада

Яшь чикләве сәбәпле ул Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китте.

Мэр дүшәмбе киңәшмәсендә озак еллар башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Рамил Хәлимовның яңа вазифага күчүен хәбәр итте.

– Рамил Мәрванович барыбызга да билгеле кеше. Яшь чикләве сәбәпле ул Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китте. Әмма аның мәгариф өлкәсендәге белеме һәм тәҗрибәсе безгә кирәк. Шуңа күрә без аңардан берара мэр ярдәмчесе булып эшләвен сорыйбыз. «Сезнең сәламәтлек һәм тәҗрибә безгә бергә эшләргә мөмкинлек бирер. Чаллының – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуның 50 еллыгын үткәрәсе бар. Махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләр, аларның гаиләләре белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Эш җитәрлек», – диде ул.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев