Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ранэльнең әнисе үлеме буенча ачылган җинаять эше нигә сузыла?

ТР Сәламәтлек саклау министры җавап бирде.

Узган елның 6 мартында Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтова «Кама балалар медицина үзәге»ндә өченче баласын тудырган иде. Әмма хәле начарлану сәбәпле, аны РКБга алып киттеләр, кызганыч башкала табиблары яшь әнигә ярдәм итә алмадылар.  14 мартта  Алена вафат булды. 

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган иде. Бер ел вакыт узды, әмма бу эшкә нокта куелмады. 

Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллиннан бу эшнең ни өчен сузылуын сорадык. 

- Бу эш белән компетенцияле органнар шөгыльләнә. Медицина хезмәткәрләре тиешле документларны бирделәр. Эшнең ни өчен сузылуын мин әйтәм алмыйм, чөнки мин компетенцияле түгел, - диде ул Чаллының сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 2023 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала тапканда үлгән Җинаять эше