Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Равил Галиев: «Сургутта якташымны очраттым»

Укыган мәктәпләрне, таныш кешеләрне искә төшергәннәр.

Татарстанның халык артисты Равил Галиев ТР Мәдәният министрлыгы аша Сургут Сабан туенда чыгыш ясаган. Ул милли бәйрәмебездән алган тәэсирләре белән газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты.
– Мәдәният министрлыгына: «Мин кем белән барам?» – дип шалтыраткан идем. «Гөлназ Закирова белән», – дигән җавап алгач бик сөендем, чөнки белгән кеше белән юлда йөрү җайлы. Гөлназ белән рәхәт итеп йөреп кайттык. Безне Сургутта милли җанлы Нурия Җиһаншина каршы алды, өендә кунак итте. 

Башта Нефтеюганск шәһәрендә чыгыш ясадык. Биредә авылча, гади, без яраткан Сабан туе булды. Тамашачылар янына басып рәхәтләнеп җырладык, алар безгә кушылып биеделәр. Шунда якташымны да очраттым. 78 яшьлек Сәлимә апа Азнакайдан булып чыкты. Ул бик матур җырлый, бии. Укыган мәктәпләрне, таныш кешеләрне искә төшердек. Аның бер малае минем яшьтәш икән. Үзе 30 яшендә Азнакайдан киткән. Милли җанлы, бик актив. 

Икенче көнне Сургут Сабан туенда җырладык. Биредә милли бәйрәмебез 5 ел булмаган. Шуңа да халык бик сагынган. Монда инде зур мәйдандагы биек сәхнәдә эшләдек. Тамашачылар йотлыгып диярлек чыгышларыбызны карады. Рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда, спорт ярышларында актив катнаштылар. Монда татар, башкорт милли җәмгыятьләре актив эшли. Һәрберсе милли йортын булдырган, аны кул эшләре белән матур итеп бизәгән. Кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Кыскасы, бәйрәмнәрдән без дә, халык та канәгать калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев