Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәзинә Сәгыйдуллина: “Мин дә 10 көн уколга йөрдем. Языйммы шул турыда?!”

“Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрендә бәхәс купты.

“Шәһри Чаллы” көн саен шәһәр яңалыклары белән таныштырып бара. Шул ук вакытта татар эстрадасын да онытмый. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән бәйле соңгы яңалыкларны аеруча күзәтеп бардык. Исегезгә төшерәбез, җырчы йөрәге тотып реанимациягә эләкте. Вконтакте социаль челтәрдә аның палатага чыгарганын хәбәр иттек. Әмма бу яңалык укучыларыбызның кайберләренә ошап бетмәде, ачуын гына чыгарды ахрысы. 

“Кайчан туктыйсыз инде алар турында язудан?! Минем бернәрсә дә беләсем килми. 100 пост чыкты инде, больницага эләккән дип, ну и что? Менә мин дә 10 көн уколга йөрдем. Языйммы шул турыда? Кемгә кирәк соң ул”, - дип борчылып язды Рәзинә Сәгыйдуллина. 

Линар Мухтаров: “Алар бит артистлар! Аларның һәр шырт иткәнен хәбәр итәргә кирәк”, - дип өстәде. 

“Туйган инде аларның шырт иткәннәреннән.. Кем әйткәндәй, чистый надоели!” - ди Рәзинә Сәгыйдуллина. 

Подписчикларның икенче яртысы мондый язуларны бер дә ошатмады. “Нигә соң аны укып торасыз? Үтегез дә китегез. Үзегез дә нервыланмыйсыз, аларга да пычрак атмыйсыз”, “Ришат, исән-сау терелеп чык”, дип язып калдырдылар. 

Бәхәсне “Шәһри Чаллы” социаль челтәрләренә кереп укый аласыз. Без Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграм мессенджерында бар. 

"Шәһри Чаллы"га сылтамалар: 
Вконтакте
Одноклассники
Телеграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев