Резедә Шәрәфиевадан керәнле помидор рецепты
Яңалыклар тасмасы

Резедә Шәрәфиевадан керәнле помидор рецепты

Бозылмый торган бик тәмле кабымлык!

Кирәк булачак: 2,5 кг помидор, 0,5 кг татлы борыч, 0,1 кг әче борыч, 0,5 кг кишер, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз, 0,5 стакан серкә, 150 грамм керән тамыры, 150 грамм сарымсак.

Яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Чиста банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Бозылмый торган бик тәмле кабымлык!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев