Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ Хөкүмәте Татарстанга Covid-19 белән авыручыларны дәвалау өчен 790 млн сум бүлеп бирде

Закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә аннары проект икенче укылышта каралачак.

Быел Россия Хөкүмәте Татарстанга коронавируслы covid-19 авыруын дәвалауга резерв фондыннан 790 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында хәбәр итте.

"Коронавирусны дәвалау очракларының санын 2021 елга ММИ Территориаль фонды бюджетында планлаштырмыйбыз. Тик, агымдагы елдагы кебек үк, факт буенча түләячәкбез", - дип сөйләде докладчы.

Утырышта депутатлар 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. 2021 елда керемнәр – 59,1 млрд.сум, чыгымнар-59,2 млрд. сумнан артык. Дефицит 27,1 млн. сум тәшкил итәчәк.

Закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә аннары проект икенче укылышта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X