Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Светлана Газетдинова: “Әйттем мин аңа сатма фатирыңны, сатма диеп!”

Чаллы риелторы үз практикасында булган хәл белән уртаклашты.

“Көннәрнең берсендә офисыма 77 яшьлек бер ханым килеп керде. Фатирын сатарга булышуымны сорады. Килешүне тутырган арада “фатирыгызны ник сатасыз, аннары кая барасыз” дип сорадым. “Казанга барып бөерләремне, гомумән, сәламәтлекне тикшертәсе иде”, - дип җавап бирде. Шунда шигем уянды. Апа, сәламәтлекне тикшертер өчен фатир сатарга кирәкми. Балаларыгызга әйтеп карагыз, бәлки, алар булыша алыр дидем. Җавап мине тагын да аптырашта калдырды. “Олы кызым кияүгә чыканнан бирле еракта яши, сирәк сөйләшәбез. Фатирны кече кызым сатарга кушты. Ул хәзер Казанда, акча тапканымны көтә. Аннары аның белән табибларга барачакбыз”, - диде.  

Ярар, гаиләдә ниләр булмас, үзләре белә торгандыр дисәм дә, битараф кала алмадым. Фатирны сатуга куяр өчен фото төшерергә үзем барырга булдым. Фатирны карап йөргәндә хуҗабикәнең телефоны шалтырады. Апа тиз генә икенче бүлмәгә чыгып сөйләшә башлады. Ишетелер-ишетелмәс кенә булса да, трубканың теге ягыннан бик кырыс тавыш белән нидер тәлап иттеләр кебек тоелды. “Фатирны сатуга куйдым, тиздән акча була”, - диде апа аңа. Янына килеп, телефонын миңа бирүен сорадым. Тик ул тиз генә сөйләшүне өзде һәм телефонны кесәсенә тыгып куйды. Кем иде ул дип сорадым. "Кызым", - ди. Ә нигә соң ул сезгә “вы” дип эндәшә дим. Апа сөйләшүне башкага борып мине фатирыннан озатты.

Көне буе эчем пошты, бу апа начар кешеләр кулына эләккәнен аңладым. Әмма полициягә хәбәр итә алмыйм, дәлилләрем юк. Икенче көнне офиста эшләүче риелтор кызга сатучы ролендә килергә куштым һәм без урында очраштык. Шулай карап йөргәндә тагын телефон шалтырады. Апа бу юлы туалет бүлмәсенә үк кереп бикләнде. Тыштан бары аның “тиздән акча була” дип пышылдап сөйләшкәне генә ишетелде. Чыккач ул фатирын бары тик “наличный” акчага гына сатачагын әйтте. Мин тагын билгесезлек хисе белән офиска кайтып киттем. Берничә көннән апаны үземә чакырдым. Чәй ясадым. Миңа килгән кешеләрнең ачы язмышлары турында сөйләдем. Хәтта үз балалары да әти-әниләрен урамга куып чыгара. Фатирны сатып алган булып, милекне үзләренә яздыралар да вәссәләм. Аннары мошенниклар кулына эләгүчеләр д аз түгел, дим. Сез дә бит ниндидер хәлгә юлыккансыз. Әле фатирыгыз сезнең исемдә, ялгышлык кылганчы туктарга кирәк, дим. Апаның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Бар да яхшы, миңа фатирны сатарга кирәк, дип үзенекен сөйләп тик тора. Килешүне өзеп, апаны өенә кайтарып җибәрүдән башка әмәл калмады. 

Күпмедер вакыттан соң, бер офистагы риелторым шалтырата. Шул-шул апа бар иде бит, барыбер фатирын саткан икән ул, ди. Бездән чыккан да, башка риелторлар компаниясенә барып мөрәҗәгать иткән. Аларга нәрсә, сатканнар да биргәннәр. 

Апа бер фатирлык акчаны үз куллары белән мошенникларга чыгарып биргән. Янәсе инкассация килә, подъезд каршында көтеп торачак дигәннәр аңа. “Акчаны бирүем булды, айнып та киттем. Мошенникларга акча бирдем бит...” -  дип сөйләгән ул безнең риелторга. 

Ә кызы аның белән бер фатирда яшәгән булган. Без килгәндә эштә чагы булган, күрәсең. Әнисенең фатир сатып йөргәнен белмәгән дә. Хәзер икәүләп урамда калганнар. 

Ә бу мошенниклар апаны беренче тапкыр гына алдамый икән. Моңа кадәр кредитлар алдырып, акча түләткәннәр. Кредит түләр хәле калмагач, фатирын сатарга үгетли башлаганнар. Янәсе, шулай бурычларын яба, ә фатырны аннары кире аның исеменә кайтарачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев