Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РИФАТ ЗАРИПОВ: ФИРДҮС ТЯМАЕВТАН ЯРТЫ ТАПКЫРГА КҮБРӘК АКЧА ЭШЛИМ

Рифат Зарипов аңа караганда күбрәк тә эшли икән. Бу хакта ул үзе сөйләде. Төркемдә эшләүче егет-кызларга да яхшы түлим, берсенең дә зарланганы юк, бар да канәгать, дип тә өстәде әле. Әмма быел Рифаттан музыкантлары китә башлаган, төркем таркалу ягында. Тавыш-гауга булмаса, шундый акчалы эштән берәү дә үзе теләп китми. Монда ниндидер сер яшерелгән төсле. Рифат шул хакта «Татар-информ»га сөйләде.

— Рифат, төркемегез таралган икән, нәрсә булды?

— Юк, таралмадык, баянчым Илфар гына китте. Киресенчә, киләсе сезонга төркемне ишәйтергә исәп. Зурдан кубып яңа музыкантлар эзлим. Барабан, саксафон һәм башка төрле уен кораллары белән тере тавыш ясарга ниятләп торабыз. Шуңа игълан биргән идем, имеш-мимешләр киткән. Утлар да алгач, җиһаз күбәйде, аппарат ташырга кеше кирәк (көлә).

— Илфар үпкәләп китте мәллә?

— Юк, үпкәләп тә, талашып та китмәде. Илфар белән беренче сезоннан алып бергә эшләдек. Һәркемнең үз эшләре, үз гаиләсе дигәндәй. Без бер сезонга 150-160 концерт бирәбез. Айлар буе гастрольдә йөрибез. Яңа гына өйләнешеп, бәби алып кайткан пар өчен шушындый тыгыз эш графигы авырга туры килгән, күрәсең. Ничек кенә булмасын, гаилә беренче урында булырга тиеш инде ул.

— Музыкантлар җыеп тере тавыш ясамакчы булабыз, дидең. Моңарчы ничек иде, әллә фонограммага җырладыңмы?

— Юк, моңа кадәр дә тере тавышка җырладым, аранжировкага. Яңа сезонда җырларны аранжировкасыз баян, гитара, барабан, саксафон кебек уен коралларына кушылып башкарырга ниятләп торам.

— Төркемдәгеләргә эш хакын күпмедән түләдегез? Ризасызлык белдерүчеләр булмадымы?

Миңа килеп зарланганнары булмады. Канәгать булганнардыр дип уйлыйм. Менә санап карагыз әле, аена 25-28 концерт бирәбез, көненә иң азы 3 мең сумнан гына санасагыз да 75-84 мең сум килеп чыга. Юк, түләү буенча егетләр дә, кызлар да зарланмый, киресенчә бик канәгать булып эшлиләр. Мин аларны үпкәләтмим. Без барыбыз да бергә бер эшне эшлибез, халыкка хезмәт итәбез.

— Бервакыт Фирдүс елына 25 миллион акча эшлим дигән иде. Ә сез күпме эшлисез?

— Фирдүснекеннән ярты тапкырга күбрәк эшлибез.

— Яңа сезонда тамашачыны күп үзгәрешләр көтә, димәк. Тагын нәрсә белән шаккаттырачаксыз, әле уйламадыгызмы?

— Яңа сезонда яңа җырлар, мәзәкләр, яңа кешеләр, кыскасы барысы да яңа булачак. Әзерлек бара. Әле менә клип төшереп йөрибез…

— Нинди җырга?

— «Сине күреп» дигән җырга. Әлеге җырны тамашачылар бик җылы кабул итте. Клипның асылында мәхәббәт, безнең танышу тарихы булачак.

— Төп рольдә тагын хатыныгызмы?

— Әбизәтелне. Хатынны танытам да, аннары аның концертларына йөри башлыйм (көлә).

Чыганак:Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев