Риязга ярдәм кирәк!
Бала тумыштан инвалид.
Рияз исемле Арча егете ДЦП, эпилепсия белән авырый. Киләсе елда ул мәктәпкә бара. Әнисе ярдәм сорый - укыр һәм ашар өчен махсус кресло-коляска кирәк, ди.
"Риязыбыз туганда травма алып, инвалид калды. Күп кенә клиникаларга, реабилитациягә йөрибез. Алга китеш бар. Ятып кына торган бала әкренләп утырырыга өйрәнә башлады. Хөкүмәт биргән кресло инде кечкенә. Безгә яраклысын алар бирмиләр", - ди әни кеше.
Кресло-колясканың бәясе - 327 мең сум. Гаилә мондый чыгымнарны күтәрә алмый. Рамазан аенда биргән сәдакалар Кадер кичәсенә туры килсә, мең ай буе сәдака биргән сыман санала. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк. Рамазан аеның соңгы көннәрендә изге гамәлләр кылып калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев