Ркаил Зәйдулла Чаллы мәктәбенә Туфан Миңнуллин исемен бирүне хуплады
Чаллыда Әдәбият көннәре узды.
Аның кысаларында Чаллы язучылары башкала каләм әһелләре белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар үткәрде.
Быел Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла 29нчы гимназия укучылары һәм укытучылары белән очрашты. Аның белән делегациядә Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, әдәбият галиме һәм язучы Әнвәр Шәрипов һәм "Казан утлары" журналисты, яшь язучы Алинә Хәбибуллина булды.
Очрашу "Медиашкола" түгәрәгенә йөрүчеләр төшергән видеоролик һәм театр түгәрәге куйган "Кәҗә белән сарык" спектакле белән башланды. Әлеге ролик Казанда үткән "Милли мультфест"та җиңү яулады. Габдулла Тукай шигырь юлларына салган халык әкиятенә нигезләнгән спектакль дә быел Кәрим Тинчурин театрына 90 ел тулу уңаеннан уздырылган республикакүләм бәйгедә 2 урынны яулады. Бу 54 театр арасыннан!
Кунаклар әлеге гимназиядә генә булган танылган драматург Туфан Миңнуллин музеен карадылар. Монда аның шәхси әйберләре - язу өстәле, кулъязмалары, фотолар, хәтта күзлеге дә бар. Бер якта Туфан аганың театр белән бәйле истәлекләре - афишалар, спектакльләрендә актерлар киеп уйнаган киемнәр һ.б. Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләрен кызы Әлфия ханымнан алганнар. Киемнәрне исә кайчандыр гимназиягә килгән театр труппасы бүләк итеп калдырган.
Гимназия директоры Луиза Гатауллина һәм театр түгәрәген җитәкләүче Эльвира Харисова Ркаил Зәйдуллага гимназияләренә татар җанлы Туфан ага Миңнуллин исемен бирү телге белән янып йөрүләрен җиткерде.
"Хәзер күп кенә татар мәктәпләре танылган әдипләребезнең исемнәрен ала. Бу бик күркәм күренеш. Каршылыклар очрамас дип уйлыйм. Сезнең инде документ эшләрен генә хәл итәсегез калган", - диде Ркаил Зәйдулла.
Бу хакта ул Казанга кайткач та сөйләячәген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев