Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады

“Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент”, - диде Идрис Гатин.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе бүген “Татар-информ”да узган матбугат чарасында кош гриппының беренче билгеләрен атады һәм санитария таләпләре турында аңлатты.

“Кош-корт сатып аласыз икән, аларны ким дигәндә 10-12 көн карантинда, ягъни башка кошларга кушмыйча тотарга кирәк. Безнең халык нишли? Бройлер чебиләр алып кайта да, кетәклеккә җибәрә. Каз да шунда, үрдәк тә, тавык та, - диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин. – Икенчедән, кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итәргә кыенсынмагыз. Кош-корт каян китерелгән, нинди фабрикадан, инкубатор хуҗасы кем, нинди күкәйдән чыккан, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узган? Бу – көлке түгел, авыз бер тапкыр пешкәч кенә өреп кабарга өйрәнгән без".
Узган ел Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппытабылган иде.
"Лаештан кош-корт алучылар әле бүген дә фабрика белән судлашып йөри. Мәсәлән,  “Яруллин” крестьян-фермер хуҗалыгы 100 мең сумлык зыян ясады үзенә. Судлар да булды, оттырдылар. Шуңа күрә, товар алган вакытта игътибарлы булырга кирәк. Кибеткә керсәк, азык-төлекне җитештерүчене дә, яраклылык вакытын да карыйбыз бит. Ә нигә 10, 20, 30 мең сумга кош-корт, хайванны бик җиңел генә алабыз. “Әйдә, тартмага сал” дибез дә, акчасын биреп, китеп барабыз. Бу бит чир дигән сүз. Кош гриппы - аеруча куркыныч вирус. Азык-төлек сатып алганда да игътибарлы булу соарада, һәр нәрсәнең документын карарга кирәк", - диде Гатин.
Идрис Гатин кош гриппының билгеләрен аерым басым ясап атады.
“Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә  – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент".

Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Чувашстаннан хәбәрләр килеп торганын да әйтте. "Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Авыруның максималь инкубация периоды 21 көн дибез. Күп очракта авыру 1-7 көннәрдә беленә башлый. Алда саналган билгеләр кош-кортта беренче көндә үк күзәтелергә мөмкин. Ә бер атна дигәндә инде, кош-кортның яртысы үлеп бетә”, - диде бүлек башлыгы.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/17/168026/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев