Россия чемпионатында кайсы көрәшчеләр катнашачак?
Татарстан көрәшчеләре исемлеге билгеле.
25-27 апрельдә Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән 200дән артык көрәшче бил алышачак. Катнашучылар абсолют категорияне дә исәпкә алып, 11 үлчәү авырлыгында чемпион титулы өчен көрәшәчәкләр. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча көрәш буенча Россия җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2025 елның 19-23 июнь көннәрендә Татарстанда узачак көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясаячак.
Россия чемпионатында катнашачак Татарстан көрәшчеләре исемлеге:
Илфат Миннегалиев (60 кг.)
Илнар Закиров (65 кг.)
Ислам Фәлахов (70 кг.)
Рамил Синәкәев (75 кг.)
Рафаэль Кәлимуллин (80 кг.)
Ренас Кәлимуллин (85 кг.)
Азат Габдрәшитов (90 кг.)Булат Мусин (100 кг.)Радик Сәлахов (130 кг.)Ранис Гыйләҗетдинов (авыр үлчәү)
Тренерлар итеп Илмир Төхвәтуллин һәм Илнур Хәйбуллин билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев