Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инаугурациясе башланды

Тантанада 2,5 мең кунак катнаша.

Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазифасына керешү тантанасы башланды.

Инаугурациядә дәүләт җитәкчелеге, илнең барлык субъектлары башлыклары, рәсми затлар - барлыгы 2,5 мең кунак катнаша.

Иң элек залга Россия Федерациясе Флагы һәм Президент Штандарты кертелде. Президент полкы солдатлары Георгиев, Александров Һәм Андреев заллары аша үттеләр.

Аннан соң солдатлар Россия Федерациясе Конституциясен һәм Президент знагы - орден чылбырын күтәреп керде. Искәртик, 2020 елда Конституциягә төзәтмәләр кертелде.

Тантана тәмамлангач, Кремльнең беренче корпусында Президент Штандарты дубликаты эленәчәге әйтелде.

Искәртергә кирәк, быел 15-17 мартта узган сайлауда Владимир Путин өчен 87 процент тавыш җыйды. Сайлау участокларына сайлаучыларның 77 проценты килде. Бу Путинның Президент постында бишенче срогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев