Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә «балык көннәре»н кире кайтару тәкъдиме белән чыктылар

Совет заманында КПСС Үзәк комитеты карары белән илдә «балык көне» кертелгән булган.

Камчатка башлыгы Владимир Солодов президент Владимир Путинга илдә «балык көннәре»н кире кайтару тәкъдиме белән чыкты. Сонгы биш елда Россиядә балык һәм диңгез продуктларын куллану кимеде, диде ул. Бигрәк тә яшьләр ашамый. Солодов бюджет хисабына чит илләрдән балык сатып алуны да киметергә чакыра. Совет заманында, 1976 елда, КПСС Үзәк комитеты карары белән илдә «балык көне» кертелгән булган. Ашханә һәм кафеларда бу көнне иттән баш тартып, балык ризыклары гына тәкъдим ителгән. Сез атнага бер көн балык ашап торуга ничек карыйсыз?

Айсылу Сәлимова, журналист:
– Без болай да атнага бер тапкыр балык әзерлибез ул. Ирем балык тотарга ярата. Балаларга кылчыксыз горбуша балыгы сатып алабыз. Без алай балык файдалы дип уйланганыбыз да юк. Тәмле булган өчен ашыйбыз.

Фәния Сафина, диспетчер:
– Ярый ла ул гаиләңдә балык тотучы булса. Кибетләрдә балык бик кыйммәт бит. Атна саен балык ашый башласаң, эшләгән акчаң житмәс.

Фәридә Шәрифуллина, табиб:
– Дөрес тукланыйм дисәң, балык ризыкларын атнага 2-3 мәртәбә ашарга кирәк ул. Диңгезнеке дә ярый, елганыкы да. Балыкта кеше организмына кирәкле майлы кислоталар бар, алар житмәсә иммунитет төшә, авыруларга тиз бирешәсең. Аптекадан алган капсулаларның нәтижәлелеге алай ук түгел. 

Мулланур Мостафин, эшмәкәр:
– Миңа балык ярамый. Мин ит белән яшелчә ашыйм. Зур оныгым Данил да минем кебек балыкның исен дә яратмый. Ә менә кечесе – 10 яшьлек Ранэлебез әбисеннән сорап балык пешертә, нинди булса да ашый. Беләсезме, ул физик яктан абыйсына караганда ныграк. Тренеры да мактый.

Айгөл Гатауллина, укытучы: 
– Без балыкны бик яратабыз. Мәктәптә укыганда абыем балыкка йөреп, туйганчы елга балыгы ашатты. Күршедә генә бер абый балыкка йөри. Аңардан күп итеп алабыз. Без судак яратабыз. Тәмле дә, кылчыгы да аз. Чуртан да алгалыйбыз. Аның кәтлите тәмле була. Файдалы ризык булганга, балыкны даими ашарга тырышабыз. Кыздырабыз да, парда да пешерәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык балыкчы ял