Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә хәрби җыеннар узачак

Кемнәргә повестка көтәргә?

Запаста торган Россия гражданнарының бер өлеше быел традицион рәвештә хәрби җыеннарга чакырылачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады.

«2024 елда запаста булган гражданнарны Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә, Дәүләт саклау органнарында һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте органнарында хәрби җыеннар узу өчен чакырырга карар итәм», — диелә указ текстында.

“Запастагыларга” хәрби хезмәтне үткән һәркем автомат рәвешендә эләгә. Моннан тыш, запаска федераль югары уку йортларының хәрби уку үзәкләрендә укыган, хәрби югары уку йортында яки көллияттә укуын тәмамлаган, альтернатив гражданлык хезмәте үткән, чакырылыштан азат ителгән яки 27 елга кадәр кичектерү алган, шулай ук закон нигезендә хәрби хезмәттә булмаганнарны да алалар.

Резервларны хәрби җыеннарга чакыру гадәттә елына бер тапкыр башкарыла. 2023 елда Владимир Путин 10 майда тиешле указга кул куйган иде.

РФ законнары нигезендә, резервта булган хәрбиләр өчен җыеннарның максималь дәвамлылыгы гадәттә ике ай тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон