Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия "альтернатив интернет" булдырмакчы

Россия "альтернатив интернет" булдыру эшен активлаштырган. Бу мәсьәләдә Мәскәү Кытай белән хезмәттәшлек итә

Русия Иминлек шурасы элемтә һәм тышкы эшләр министрлыкларына үз DNS серверларын булдыру эшен башларга кушкан иде. Ул вакытта әлеге идея тәнкыйть ителде, бик зур акчалар кирәк булачак диелде. Шулай да эш дәвам итте, бу мәсьәләдә Русия Кытай белән актив хезмәттәшлек итә башлады дип яза "Коммерсантъ".

Басма мәгълүматынча, Мәскәүне Кытайның Мәгълүмат иминлеге идарәсе үзәге баш инженеры Фан Биньсин идеяләре кызыксындырган. Инженерның "Алтын калка" дип аталган системы ярдәмендә Кытай җитәкчелеге илдә интернетны контрольдә тота.

2018 елның маена бу систем сигез мең сайт, социаль челтәр һәм медианы томалаган. Хакимиятләр фикеренчә, алар "теләнмәгән" контент тараткан. Томаланучылар арасында YouTube, Twitter, Instagram һәм Американың HBO телеканалы бар. НВО юмористик шоу алып баручысы Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпинны Винни-Пух белән чагыштырганнан соң томаланды.

Моннан тыш, басма язуынча, БМОның сентябрьдә узачак Генераль ассамблеясендә Русия интернет иминлеге турында резолюция тәкъдим итәчәк. Аның бер өлешендә "офлайнда булган кеше хокуклары онлайнда да якланырга тиеш, ләкин дәүләт иминлеген, җәмәгатьчелек тәртибен, кеше сәламәтлеген яки әхлагын саклау максатыннан алар чикләнергә мөмкин" диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев