Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә җитештерелгән машиналарны сатып алучыларны яңалык көтә

Бу - үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан җайга салсын өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган.

Халык ышанычлысы билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды. «Аерым алганда, илебез машиналарын сатып алучы россиялеләр ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин», – дип саный тәкъдимнең авторы.

Ул шулай ук үзебездә эшләнгән яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп, иске автомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга мөмкин дигән фикер дә җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон тәкъдим утырыш