Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) арттыралар

Россиядә өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) арттыралар.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев салымнар һәм җыемнар турында закондагы үзгәрешләргә бәйле канун проектларын Дәүләт Думасына тапшыру хакындагы боерыкны имзалаган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Закон проекты тарафыннан өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру; бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәренең җыелма тарифын 34 проценттан 30 процентка кадәр киметү; 2019 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга автомобиль сәнәгате оешмалары өчен субсидияләр яки бюджет инвестицияләре хисабына хезмәт күрсәтү, товарлар сатып алган вакытта түләнгән өстәмә кыйммәткә салым суммасыннан салым чигерүенә булган хокукны саклау күздә тотыла», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук Пенсия фондына иминият кертемнәре тарифын 22 процент күләмендә билгеләп, «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында» һәм «Мәҗбүри социаль иминиятләштерүнең нигезләре турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Дмитрий Медведев 14 июньдә узган Хөкүмәт утырышында өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18 проценттан 20 процентка кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта ул төп социаль әһәмияткә ия товарлар һәм хезмәтләргә өстәмә кыйммәткә салым буенча барлык ташламаларның да сакланачагы хакында искәрткән. Өстәмә кыйммәткә салымның яңа ставкасы 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип көтелә.

 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев