Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә яшьләр арасында дини экстремизм белән бәйле җинаятьләр ун тапкыр арткан

Ачыкланган җинаятьләр саны артуны хокук саклау органнарының уңышлы эшчәнлеге белән бәйлиләр.

Россиядә яшьләр арасында дини экстремизм белән бәйле җинаять очраклары күбәйгән. Биш ел эчендә бу өлкәдәге җинаятьләр саны - ун тапкыр, кырыктан алып дүрт йөзгә кадәр арткан.
Бу хакта Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты профессоры, халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы Сергей Устинкин Казан федераль университетында "Мәдәниятара багланышлар стратегияләре һәм практикасы" дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы вакытында сөйләде.
Профессор ачыкланган җинаятьләр саны артуны хокук саклау органнарының уңышлы эшчәнлеге белән бәйли. Җаваплылыкка ешрак тарта башладылар дигән нәтиҗәгә ясый Сергей Устинкин.
Түбән Новгород университеты уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып, профессор Россия яшьләренә уңай бәя бирә. Мөһим проблемалар булуга карамастан, яшьләрнең 85 проценты традицион кыйммәтләрне яклый, 90 проценты дәүләтне үз проблемаларын хәл итү коралы буларак күрә һәм хуплый. Аларның 70 проценты сәясәттәге кысрыклауларны инкарь итә, яртысыннан күбрәге өлеше Россиядә калып эшләргә тели.
“Түгәрәк өстәл” утырышы "Мультимәдәни дөньяда Ислам" VIII Казан халыкара фәнни форум программасына кертелгән.

 

http://saby-rt.ru/news/novosti/rossiyad-yashlr-arasynda-dini-ekstremizm-beln-byle-inayatlr-un-tapkyr-artkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X