Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең атказанган артисты вафат

Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елның 1 апрелендә Актаныш районының Пучы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 1946 елда Минзәлә татар драма театрында эшли башлаган, анда 40 елга якын хезмәт куйган.
Тамашачы аны Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасында Галиябану, Сәет Шәкүровның «Тамырлар»ында Саҗидә һ.б. рольләре аша белә. Ул үз геройларының милли сыйфатларын гаҗәеп нәфислек белән ачып биргән.
Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы нәтиҗәләре буенча Нәсимә Җиһаншинага РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. Карьерасын төгәлләгәннән соң актриса озак еллар дәвамында Минзәлә театрының хәзерге коллективының дусты булып кала.
«Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Нәсимә Җиһаншинаның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Танылган актрисаның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә министрлык хәбәрендә.

 

 

http://sahne.ru/kheberler/10461.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X