Рөстәм Миңнеханов Чаллы хәрбие гаиләсен кунакка чакырды
Очрашу урыны - Казан кремлендә.
27 август көнне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Чаллыдан Антоновлар гаиләсе чакырулы. Гаилә башлыгы Алексей Валерьевич – СВО ветераны. Аның белән очрашуга хатыны Анастасия Владимировна барачак.
Искәртергә кирәк, мондый очрашулар ел да Татарстан Республикасы көне алдыннан уздырыла. Бәйрәм уңаеннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә бүләкләр дә тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев