Бу беренче төзүчеләргә хөрмәт
Чаллының 400 еллыгына багышланган юбилей чарасы 22 августта узачак. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Советы сессиясендә әйтте.
«Бу – беренче төзүчеләрне, Кама буендагы поселокка килеп яңа шәһәр һәм яңа завод төзүчеләрне хөрмәтләү бәйрәме. Нәкъ менә алар без горурлана торган автоград үсешенә нигез салдылар», – диде ул.
Нет комментариев