Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуын булдырмый калуга бәйле халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов санитар-эпидемиологик вазгыятькә һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калуга бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дөньяда яңа типтагы коронавирус таралуга бәйле рәвешле киеренке хәл саклана. Пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар кертелә. Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә зарарланган кешеләр саны әлегә азрак, әмма вазгыять бик тиз үзгәрә. Әлеге вирус меңләгән кешенең гомерен өзә ала», диелгән мөрәҗәгатьтә.  

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш, ди ТР Президенты.  

«Әгәр өлкән яшьтәге кешеләргә кибеткә яисә аптекага барырга кирәк икән, „кайнар линия“гә шалтырату сорала. Махсус волонтерлар сезгә дару hәм азык-төлекне алырга ярдәм итәчәкләр. Бу гади кагыйдәләрне барыбызның иминлеге өчен үтәргә чакырам», — ди Рөстәм Миңнеханов.  

«Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм бу хатны туганнарыгызга һәм дусларыгызга да җибәрегез», диелгән Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.   

«Кайнар линия» номерлары:  

«Ярдәм итәбез» колл-үзәге: 8(843) 598-3-598  

#МыВместе номеры: 8 800 200 3411  

Бердәм «кайнар линия»: 8 800 222 5900 

 

 

Матбугат. ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X