Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде

Татарстанстат белешмәсе буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.
«Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә, халык санын алучылар килгәндә хуҗалары өйдә булмаган торак йортларга һәм фатирларга киләсе атнада кабат йөреп чыгу дәвам итә.

Элегрәк Татарстанстат хәбәр иткәнчә, халык санын алуда Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты катнашкан.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Кампаниядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Фото: pbmc.su

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу