Шəhри Чаллы

Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен югары счетлар турында: һәр мөрәҗәгатькә игътибар итәргә кирәк

Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Күп кенә татарстанлылар декабрь аенда җылылык өчен артык счетлар алган. Хәлне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Бу хакта бүгенге шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, әгәр исәп — хисапта хаталар булса-төзәтергә. Һәм иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде ул.


Ул декабрь салкын булды, шуның аркасында җылылык куллану артты, дип искә төшерде.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев оешманың кайнар линиясен ачуын хәбәр итте, анда гражданнар җылылык өчен счетлар буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ТКХ өчен исәптәге җылылык өчен түләү үзгәрү салкыннар килү белән бәйле дип сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның берничә шәһәрендә яшәүчеләр җылылык өчен декабрь счетларының артуына зарланды. Әйтик, Казанда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә зур булмаган ике бүлмәле фатир өчен 31,5 мең сум акча килүен зарланган. Кайбер түбәнкамалылар социаль челтәрләргә «космик» исәпләүләре белән квитанция фотосурәтләрен куйган, Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактуралар алганнан соң, шәһәрлеләр төркемнәргә берләшә башлаган, ә Әлмәттә шикаятьләрдән соң кайнар линия эшли башлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: