Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарларына актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт әйтте

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда эшлекле сәфәр кысаларынңда Сәмәркандта татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Ул Үзбәкстан татарларына актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, шунысы куанычлы: татарлар кайда гына яшәсәләр дә, иҗтимагый тормышта бик актив катнашалар, тарихи ватаннары белән рухи багланышларны үстерүгә бөтен көчләрен куялар.

Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «бу очрашуның атаклы Сәмәркандта, XIX гасырда Ислам дөньясының мәшһүр галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар галимнәре һәм дин әһелләре белем алган мөселман мәгърифәте үзәгендә узуы бик күркәм».

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышы, социаль-икътисадый хәле, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү планнары турында сөйләде. Шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә кагылды һәм бу җәһәттән монда яшәүче ватандашларыбызның төрле яклап ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.

Үзбәкстанда 300 меңләп татар яши, бу илдәге халыкның 1 проценты тәшкил итә. Иң зур татар диаспорасы Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә. Сәмәрканд өлкәсе татарлары эшчәнлеге белән «Умырзая» Сәмәрканд татар һәм башкорт мәдәният үзәге рәисе Әхмәд Сөбеханкулов һәм үзәк активистлары Руслан Әмиров һәм Рафаэль Вәлиев таныштырды.

Очрашуда Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов та катнашты. Очрашуның модераторы — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-11-2019/r-st-m-mi-nehanov-zb-kstan-tatarlaryna-aktiv-tormysh-pozitsiyal-re-chen-r-hm-t-ytte-5696143

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев