Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Ямалиев: «Чаллыда татар балалары һәм яшьләре милләтне саклауда активлашсыннар иде»

Мәскәү татарларының милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев Чаллының татар милли матбугат үзәгендә шәһәр зыялылары белән очрашты.

Анда Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, бик күп иҗади премияләр иясе, язучы Факил Сафин, Чаллының татар матбугат үзәге җитәкчесе, «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов, язучылар Әлфия Ситдыйкова белән Лилия Гыйбадуллина, журналист Резидә Ганиева һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Ямалиев – татар дөньясында билгеле шәхес. Ул татар мәдәниятен, динен, матбугатын үстерүгә зур өлеш кертә. Аз керемле шәһәрдәшләргә «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталарын, «Мәйдан» журналын өйләренә яздырып укырга ярдәм итә. 
Ул Мәскәү татарлары арасында зур эш алып бара. Аның җитәкчелегендәге штаб ел саен йөзләгән чара үткәрә. «Без төрки халыклар белән эшлибез. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Катнаш никахлардан татар милләтенә зыян килүен аңлатабыз. Сер түгел, катнаш гаиләләрнең 90 процентында татар теле юкка чыга бит. 

Киләчәк буынга Бөек Ватан сугышы турында дөрес мәгълүмат бирү өчен 50 ветеран табып, 50 кино төшердек. Ифтар мәҗлесләре үткәрдек. Милләт, туган тел язмышына багышланган китаплар чыгарып, аларны таратабыз. Укысыннар, татар тарихын белсеннәр.  
Яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Алар җыелышып татарча мафия уйныйлар, караоке җырлыйлар, походларга, сәяхәтләргә йөриләр. Татарча сөйләшеп, фикер алышып, танышалар, дуслашалар, гаиләләр коралар. Без аларга: «Укыгыз, җитәкчеләр булыгыз һәм үз милләтегезгә хезмәт итегез», – дибез. Яшьләр безнең эшчәнлек белән социаль челтәрләрдә танышалар», – диде.

Рөстәм Ямалиев Түбән Кама шәһәрендәге татар яшьләренең Табеевчылар хәрәкәте турында да сөйләде. Чаллыда да татар балалары, укучылары милләтне саклап калу өчен активлашсыннар иде дигән теләк белдерде. 

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин яшь эшмәкәрләр, татар гаиләләре, матбугат һәм башка өлкәләрдә милләтне саклап калу максатыннан төрле проектлар буенча планнары белән таныштырды. Әйтик, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында милли көрәш буенча шигъри спектакль куелачак. Газетабызның «Эх, Чаллы пятачаклары!» проектын уңай бәяләде. «Без талантлы тырыш балаларны, яшьләрне татар мохитенә кертергә тырышабыз», – диде ул. 

«Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова «Минем балам татарча сөйләшә» проектына тукталып үтте. Әлеге проект Чаллыда балалары белән татарча сөйләшүче гаиләләрне табып, алар үрнәгендә башкаларны тәрбияләүне күз уңында тота. 

Мәскәү татарлар штабы җитәкчесе Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә дә булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев