Руль артына эчеп утырсаң, машинаң кабынмаячак!
Әлеге күрсәткечләрне алу өчен кешенең сулышы һәм селәгәе файдаланыла. Әгәр дә водительның эчкәнлеге, яки наркотик кулланганлыгы билгеле булса, арытаба ул медицина тикшеренүенә озатыла.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясенә тиздән тәртипсез водительләрне ачыклау өчен яңа техник җайланмалар тапшырылачак. Алар рульдәге кешенең спиртлы эчемлек кенә түгел, наркотик кулланганын да күрсәтә.
"Бу техник җайланмалар алкотестер түгел, алар водительның аракы эчкәнен һәм организмында наркотиклар барлыгын ачыклый. Җайланманың индикаторлары инспекторга берничә секунд эчендә бу күрсәткечләрне анализлап бирә.
Әлеге күрсәткечләрне алу өчен кешенең сулышы һәм селәгәе файдаланыла. Әгәр дә водительның эчкәнлеге, яки наркотик кулланганлыгы билгеле булса, арытаба ул медицина тикшеренүенә озатыла.
Шул ук вакытта ел ахырына кадәр илебезнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобильләргә алкойозаклар кую проектын тормышка ашыра башларга ниятләвен хәбәр иткән. Махсус йозаклар руль артына утыручыдан аракы парларын "сизәчәк" һәм машинаны кабызырга мөмкинлек бирмәячәк икән. Әлеге идея чынбарлыкка ашса, юлда һәлак булучылар саны да бермә-бер кимер иде, бәлки.
Чыганак: Кызыл Таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев