Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия белгечләре яман шештән дару уйлап тапкан...

Инновацион препарат турыдан-туры рак күзәнәкләренә зарар китерәчәк һәм сәламәт күзәнәкләргә минималь йогынты ясаячак.

Мәскәүнең биофизика институты белгечләре үпкә яман шешен таргет дәвалау өчен препарат эшләгән. Дару пробиркада 2024 ел ахырына кадәр сынау узачак, дип хәбәр итә "Газета.ру" басмасы.

Инновацион препарат KRAS ингибиторларына нигезләнгән. Галимнәр фаразлары буенча, ул турыдан-туры яман шеш күзәнәкләренә зарар китерәчәк һәм сәламәт күзәнәкләргә минималь йогынты ясаячак. Шешне дәвалауга нәкъ менә шундый алым максатчан яки таргетлы дип атала.

"Үпкә яман шешен дәвалау өчен инновацион препарат булдыру проекты өстендә эш күптән алып барылды. Һәм иң яхшы алым KRAS ингибиторлары булып чыкты", - ди Мәскәүнең биофизика институтының клиникага кадәр тикшеренүләр лабораториясе мөдире Антон Алашеев.

Пробиркада тикшеренүләр тәмамланганнан соң, белгечләр препаратның клиникага кадәр һәм клиник сынауларын үткәрәчәк, дип хәбәр ителә bashinform.ru. сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев