Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Русия коммунистлары" Чаллыда пенсия реформасына каршы пикет уздыра

22 июнь "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллыдагы бүлгесе пенсия реформасына каршы Җиңү паркында пикет уздыра.

Пикетта шулай ук бензинга бәяләр арту, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге субсидияләр бетерелү, салымнар арту темасы да күтәреләчәк. Бу хакта "Idel.Реалиига" фирканең шәһәр комитеты рәисе Татьяна Гурьева белдергән.
"Түздек, җитте, яткан халык астыннан арзан бензин акмаячак, ә пенсия яшенә җитә алмячакбыз. Үз хокукларыбызны яклыйк", дигән Гурьева.
22 июньдә Җиңү паркында пикет булачак дигән хәбәр мессенджерларда да таралды. Анда кайсы шәһәрдә булачагы язылмаган. Күпләр Казанда дип уйлый. Футбол беренчелеге барган шәһәрләрнең үзәкләрендә урам җыеннары уздыру тыела.
Казан башкарма комитеты карары нигезендә, 25 майдан 25 июньгә кадәр Казанда дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетларны 9:00-14:00 сәгать аралыгында гына үткәрергә мөмкин, катнашучылар саны 150дән артмаска тиеш. Урам чаралары өчен Юдино һәм Дәрвишләр бистәсендә генә урыннар бирелә.
Узган атна Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.
Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Русия шәһәрләрендә пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары уздыру турында игълан итте. Ул 1 июльгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев