Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Ибраһимов: «Яр Чаллы юллары барлык куркынычсызлык таләпләре буенча ремонтлана»

Бүген Чаллыда узган пресс-конференциядә журналистлар, ТИҮ вәкилләре, автокаланың актив блогерлары, инициативалы чаллылылар юлларны ремонтлау барышы белән кызыксындылар.

 Әйтик, кайбер шәһәрдәшләребез фикеренчә, ремонт нәтиҗәсендә борылышка кадәр бару озаграк вакытны ала, ә билгеләнгән аеру тамгалары уңайсызлыклар тудыра. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында без реконструкцияләнә торган юллар участокларында асфальт җәеп кенә калмыйча, барысы өчен, шул исәптән җәяүлеләр өчен дә, аны максималь куркынычсыз итәргә тырышабыз. Теге яки бу юлны капиталь ремонт программасына кертеп, без һәлакәтләр статистикасын исәпкә алабыз», - дип сөйләде Башкарма комитетның Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов.
Чаллы шәһәре буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге дәүләт инспекторы Салават Хәйруллин чаллылыларга киртәләүләр урнаштырылу сәбәпләре турында аңлатты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәләкәтләр чыгу анализы мәгълүматларына караганда, аларның күпчелеге, юл йөрү өлеше бүленмәгән участокта, җәяүлеләрнең гаебе белән килеп чыга.
«Аеру полосасы хәрәкәт тизлеге югары булганда шәһәр магистраленең планлаштыру элементы булып тора. Аның ярдәмендә каршы як юлга чыгу белән бәйле авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләрен, тулысынча диярлек киметергә мөмкин. Татарстан, Раскольников, Һади Такташ урамнарында аеру полосалары, машиналар йөрү өлешендә каршы агымнарны бүлү өчен, шулай ук җәяүлеләрнең тиеш булмаган урында юл аша чыгуларын чикләү максатыннан билгеләнгән», - дип аңлатты ул. Әйтик, 2007 елдан 2017 елга кадәр, киртәләүләр куллану нәтиҗәсендә, Чаллыда үлем белән тәмамланган һәлакәтләр саны ике тапкырга кимегән. Машина йөртүчеләргә куркыныч маневр булдырмаска мөмкинлек бирүче борылышлар, шулай ук һәлакәт килеп чыгу куркынычын киметә. Моннан тыш, автокалада борылышлар арасындагы ераклык 400 метрдан артмый. Чаллылылар ремонт вакытында кайбер объектларда сукыр кешеләр өчен билгеләнгән тактиль плитәләргә зыян китерелүгә, шулай ук хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен тротуарлардан һәм җәяүлеләр кичүеннән чыгу юллары куелмауга игътибар итүне сорадылар. Руслан Ибраһимов билгеләп үткәнчә, әлеге кисәтүләр исәпкә алынды. Якын арада подрядчы оешмалар барлык җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлиячәк. Хәзерге вакытта барлык юл эшләренең гомуми күләме 95% тәшкил итә.

 

http://nabchelny.ru/news/33758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев