Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Кираметдинов игътибары өчен көрәш бара

Җиңүчене саллы бүләк көтә.

52 катнашучы Руслан Кираметдинов һәм халык мәхәббәте өчен көрәшә. Җырчының социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә бәйге уза. Аның шартлары буенчы һәр катнашучы Руслан Кираметдинов репертуарыннан җыр башкарып видео җибәрергә тиеш иде. Хәзер инде тавыш бирү бара.

Видеолар төрледән-төрле. Басып та, утырып та җырлыйлар – кемгә ничек уңайлы. Авыл клубы сәхнәсендә дә, үзе уйнап, гармунга җырлаучылар да бар. Араларында яшьләр дә күренә, өлкәннәр дә шактый. 

Әлеге конкурста "Шәһри Чаллы"ны даими яздырып укып баручы Рәсилә апа Ильясова да катнаша. Ул гармунда уйнап Руслан Кираметдиновның "Бүгенгесе кадерле" җырын башкара.

"Чүттән генә катнашырга соңга калмадым. Русланның җырлары минем өчен авыррак булса да, бик нык тырыштым. Яратам мин мондый бәйгеләрне. Берсен дә калдырмаска тырышам. Җиңү өчен дә түгел, күңел өчен", - ди Рәсилә ханым. 

Катнашучыларның видеоларын 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше караган. Җиңүчене саллы бүләк көтә. Иң күп тавыш җыючының бәйрәменә Руслан Кираметдинов үзе киләчәк. Рәсилә апа әйтүенчә, "әгәр бу арада гына бәйрәм булмаса", дип сораучылар да булган. «Берәр нәрсә уйлап табырбыз», дигән җырчы.

Фото Руслан Кираметдиновның ВКонтакте рәсми аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев