Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәтте
Өйләнәме икән әллә?
Популяр җырчы Руслан Кираметдинов үзенең контакттагы битендә һәм телеграмм каналына бер кыз белән төшкән фотосын куйды.
Ул фото астына:
«Фәрештәсен эзләп җаннар йөри
Күпме хисләрсез югалган,
Мәхәббәттән кемнәр янмаган да,
яратудан кемнәр туялган», – дип шигырь дә язган.
Фотодагы кыз «Чаллы тв» журналисты һәм алып баручысы Лилия Гатина.
Без Лилиядән бу хәл турында белештек.
«Мин бернинди комментарий да бирмим. Барлык сораулар да Русланга», – диде серле генә елмаеп.
Фото җырчының телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев