Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәҗәрә бәйрәме уздырдылар - ФОТОЛАР

Тукай районы Яңа поселогында «Без тарихта эзлебез» дигән конкурсның муниципаль этабы үтте. Бәйгедә Калмаш, Яңа Бүләк, Теләнче-Тамак һәм Күзкәй авылларыннан дүрт гаилә көчләрен сынады.

Теләнче-Тамак авылыннан Сәгъдиевлар-Хәйретдиновлар гаиләсе катнашты. Авыл китапханәчесе Рәмилә Сәгъдиева жюри әгъзаларына җиде буын әби-бабайлары шәҗәрәсен тәкъдим итте. Алар турында җылы итеп сөйләде. Әби-бабаларының гореф-гадәтләре турында бәян итте, аларны бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклап торуларын искәртте.

Жюри әгъзаларында Рәмилә ханымның әбисе истәлекләре булып сакланган күлмәкләре, ашъяулыклары, бабасының сугыштан язган хатлары турында сөйләве зур кызыксыну уятты. 

Мәдәният йорты сәхнә түреннән авылыбызны яклап чыккан Сәгъдиевлар-Хәйретдиновлар үзләренең олы һәм тату гаиләләре турында саллы презентация күрсәттеләр.

Аларның чыгышлары Теләнче-Тамак авылының интернат-мәктәбе укытучылары һәм урта мәктәп хезмәткәрләре әзерләп килгән биюләр белән үрелеп барды. 

Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлап тора. Бу күңел бизәкләре бүген дә тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бик актуаль. 

Алсу Гобәева,

Теләнче-Тамак авылы интернат-мәктәбе укытучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев