Сабан туе гүзәлен бергәләп сайлыйбыз
«Сабан туе гүзәле – 2022» конкурсының финалы 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.
Шәһәркүләм популяр бәйге шәһәрдә 1993 елдан башлап үткәрелә. Быел конкурс финалында 12 кыз очрашачак. Катнашучылар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтәчәкләр.
18 июньдә, Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, җиңүче кыз финалга чыгучылар белән бергә төп сәхнәдә Сабантуйның абсолют батырын котлаячак.
Финалның чакырылган кунагы – Чаллыда туып-үскән җырчы Илгиз Шәйхразиев.
Сүз уңаеннан, «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында Сабан туе гүзәлләре өчен тавыш бирү бара. Бүгенге көндә 2394 тавыш белән Эльвина Шәйхетдинова беренче урында. Икенче урында – 2193 тавыш белән Гүзәл Зыятдинова. Өченче урында – 1679 тавыш җыйган Алинә Сәйфетдинова.
– Миңа 18 яшь. Хәзерге вакытта Поташов исемендәге техник көллияттә укыйм. Логист профессиясен үзләштерәм. Минем өчен барлык туганнарым, дусларым, бергә укыган курсташлар тавыш бирәләр. Аларга чиксез рәхмәтлемен. Шуны да әйтеп үтәсем килә: бу бәйгедә катнашырга миңа укыган көллияттән тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдем, киресенчә, үз көчемне сынап карарга булдым. Шундый олы бәйгедә беренче генә катнашуым. Шуңа күрә миңа бу бик кызык һәм барлык репетицияләргә теләп, канатланып йөрим, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Эльвина Шәйхетдинова.
Сайтыбыз аша үзегезгә ошаган туташ өчен 15 июньгә 21.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була әле. Лайкларны, туташларның фотосы астындагы «голосовать» төймәсенә басып, һәр 24 сәгать саен калдырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев