Әлеге территорияләрдә 18 марттан тәүлек буена кизү тору оештырылган.
Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев халыкны боз өстенә чыкмаска чакырды.
«Елгаларда бозның калынлыгы нибары 5 сантиметр. Бу бик куркыныч. Без кармак салырга яратучылар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Шәһәр янында балыкчылар күп йөри торган 8 урын, 4 җәяүлеләр юлы, 4 автотранспорт белән төшү юлы бар. Бу урыннар аеруча куркыныч, шуңа күрә алар аерым игътибар үзәгендә», – диде җитәкче. Әлеге территорияләрдә 18 марттан тәүлек буена кизү тору оештырылган.
Шунысы игътибарга лаек, Чаллыда кыш көне бозда бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Нет комментариев