Шәһәр хакимиятендә татарча диктант яздылар
Алар 100 ел элек язылган романнан өзек буенча белемнәрен тикшерде
Бүген Чаллы шәһәре башкарма комитет хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясендә катнашты. 24 кеше Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек буенча белемнәрен тикшерде. Акцияне оештыручылар әлеге текстның дәрәҗәсен катлаулы дип бәяли. Ә катнашучыларның күпчелеге, шул исәптән, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Алия Мөхәммәтова аны авырсынмаган.
- Ел саен диктант язам. Бу юлы да авыр булмады. Бәлки татар мәктәбен, татар уку йортларын тәмамлагангадыр? Шунысына да игътибар иттем, язучыларыбызның бик матур әсәрләрен сайлыйлар.
Оештыручыларның берсе, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Наилә Миначева быелгы текстның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
- Хәзерге вакытта без сирәк куллана торган булса да, бик матур сүзләрне хәтта күз алдына китереп утырдым. Катлаулы дип әйтмәс идем, аңлаешлы, язарга рәхәт һәм күңелгә бер яхшы хис бирә торган чара.
Шәһәр мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов та бу акциядә ел саен катнаша. “Матур итеп укыдылар, яздык , нәтиҗәсе яхшы булыр дип ышанабыз”, дип уртаклашты ул. Диктантны Гали Акыш исемендәге 84нче лицей директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова яздырды. Аның фикеренчә, быел текст башка еллар белән чагыштырганда җиңелрәк.
- Роман 1925нче елда язылган булуына карамастан, аннан өзек укыр өчен җиңел, рәхәт дип кабул иттем. Хәзерге әдәби тел белән аермалыклар бар, билгеле. Катнашучылар әзерлекле килгән, кабат-кабат сорау бирмәделәр, артта калучылар да булмады, ничектер тигез генә бер дулкында яздылар, бер тында эшләделәр.
Акциядә катнашучылар уртача дәрәҗәдәге Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек, Россиядә яшәүчеләр җиңел дәрәҗәдәге текст - Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек яза ала. Шәһәр мәктәпләрендә “Татарча диктант” иртәгә, 9 нчы ноябрь дәвам итә. Аның нәтиҗәләрен diktant.tata сайтынынан карап белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев