«Шәһри Чаллы» газетасы –  «Күрше» республика бәйгесендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасы – «Күрше» республика бәйгесендә җиңде

Хәзер безнең пятачоклар паркта гына түгел, Чаллының ишегалларында да булачак.

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе ТР Рәисе игълан иткән «Күрше» республика бәйгесендә җиңде.

«Пятачок» – «Шәһри Чаллы» брендына әйләнгән проект. «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы автогигант төзелеше елларында популяр булган пятачокларны моннан 4 ел элек яңартты. Ул кыска вакыт эчендә халык яратып йөри торган популяр чарага әйләнде. Аны халык зарыгып көтеп ала.

Анда татар-башкорт эстрадасының популяр җырчылары бик теләп катнаша, Шәһәрдәшләр аларга кушылып рәхәтләнеп бииләр, бәйге, уеннарда катнашалар.

Узган ел безнең «Пятачок»ка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та югары бәя бирде. «Афәрин, «Шәһри Чаллы, булдырасыз!» –  дип үзенең социаль челтәрләрендә язып чыкты.

Әлеге күңелле чарага якын-тирә районнардан да кешеләр килә. Барлыгы 4000гә якын кеше җыелып күңел ача. 

«Пятачок» быел Җиңү паркыннан тыш, комплекслардагы йортларның ишегалларында да узачак.  

Сүз уңаеннан, әлеге дәрәҗәле бәйгедә республика матбугат чаралары арасында катнашкан бердәнбер газета «Шәһри Чаллы». Без катнаштык һәм йөзләп проект арасында җиңү яуладык. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ТР Рәисе Җиңүчеләр Шәһри Чаллы пятачоклары

Нет комментариев