Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» герое Илназ Харисов «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнашачак

Хәзерге вакытта ул Казанда концертка әзерләнә.

Шушы көннәрдә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" дип аталган IV татар җыры фестивале узачак. Әлеге проектта беренче тапкыр балалар - "Сәйлән" республикакүләм музыкаль телевизион фестиваль финалистлары да катнаша. Илназ Харисов "Шәһри Чаллы" газетасының "Минем балам татарча сөйләшә" проекты герое. Аның турында монда язган идек. Хәзерге вакытта ул Казанда концертка әзерләнә, оркестр белән чыгыш ясау өчен көн саен репетицияләргә йөри. Әнисе Альфира Әнсәр кызы әйтүенчә, ул "Әссәләмәгаләйкем" җырын башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге