Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» яучы хезмәте күрсәтә

Әлеге проект җитди мөнәсәбәт эзләүче ир-егетләребез, хатын-кызларыбыз өчен.

Бүгенге дөньяда тормыш иптәшен табу кыен. Күпчелек кешеләр карьера, тормыш мәшәкатьләренә баштан-аяк чумган. Үз парларын эзләргә вакыт таба алмыйлар. Элек урамда үзеңә ошаган кыз яисә егет белән танышу җиңелрәк булса да, ул вакытлар үтте, интернет заманы җитте, хәзер кешеләр тиң ярларын урамда түгел, танышу сайтлары аша эзлиләр. Шуны күздә тотып, без дә газетабызда «Яучы» проектын башлап җибәрдек. Әлеге проект, кызык эзләп, вакытлыча «пар» эзләүчеләр өчен эшләми, киресенчә (!) җитди мөнәсәбәт эзләүче ир-егетләребез, хатын-кызларыбыз өчен хезмәт күрсәтә.

«Яучы» яңа анкеталар кабул итә. Анда исемегезне, кайда яшәвегезне, яшегезне күрсәтегез, үзегез турында мәгълүмат һәм нинди кеше белән танышырга теләвегезне язып җибәрегез.

Анкеталарны газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллагыз яисә 8(8552) 57-01-19 телефонына шалтыратыгыз. Шулай ук фотогызны да җибәрә аласыз. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип кую шарт.

Газетада танышу игъланнары түләүле шартларда кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 57-51-00.

Биредә сезгә ошаган анкета булса, 8-917-884-55-85 номеры аша телефонны сорый аласыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев