Салават Фәтхетдинов «Рубин» - «Камаз» матчы алдыннан «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды - ФОТОЛАР
28 августта Казанда «Рубин» - «Камаз» матчы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.
"Беренче лига"га күчкәч, "Рубин" җанатарлары бераз күңелсезләнеп калган иде. Хәзер исә алай тоелмый, сыман. "Рубин"ның "Ак Барс Арена"да узган матчларына уртача 9 меңнән артык кеше килгән. Әйтергә кирәк, бу күрсәткеч РПЛ матчларын да узып китә.
Иң зур куаныч - Татарстан дербилары. "Нефтехимик" - "Рубин" (2:2) арасында узган матч "Эль-Татарико" атамасын йөртте. "Рубин" - "Камаз" матчы исә - ТатарStyle.
ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов исә "Рубин" - "Камаз" матчы алдыннан "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкарды. Бу җыр инде күпләр өчен гимнга да әйләнде.
Матч 1:1 исәбе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев